Төнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була

Төнлә Казанда җиңел машина баганага бәрелә, ике яшь кеше һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә 23.41 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 26б номерлы йорт каршында булды. «Фольксваген»ның 20 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, идарәне үти алмаган, юлдан чыгып киткән һәм баганага бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.


Фикер өстәү