«Татар эстрадасы белән кызыксынмыйм, анда ихласлык җитми»

Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер:

– Сәхнә кешесе һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Заманында Рәшит Ваһапов үз бригадасына концертка кадәр дә, аннан соң да тамашачы белән очрашырга рөхсәт бирмәгән. “Сез сәхнәдә, берничә баскыч биектә торасыз”, – дия торган булган. Концертка тамашачы җыр ишетергә генә түгел, артистның зәвыклы киемен күзәтергә дә, матур итеп сөйләшүен тыңлап утырырга да килә.  Халык сәхнә кешесен илаһилаштырып карый. Күпләр аңа гашыйк булырга тиеш. Кайберәүләр җырчыга охшарга да тырыша. Сәхнә кешесе җыры, әсәре, үз-үзен тотышы, әхлагы белән дә өстен торырга тиеш. Әмма чынбарлыкта бу алай түгел. Чөнки үзебез тамашачыны өйрәтеп бетердек. Концерт бетүгә, гримеркага кереп җитәләр. Болай итү дөрес түгел. Рәшит Ваһаповны кабатлап әйтәм, аңа да бу күренеш ошамаган. Сәхнәгә менгәнсең икән, үз урыныңны, дәрәҗәңне белергә кирәк. Халык мәхәббәте белән сак булыйк. Халык – сарык түгел. Аны алдап булмый. Элек кенә ул 2–3 айга бер концерт куйганнар, хәзер көненә бишәү була. Кайбер артистлар миңа гына йөрер дип уйлый. Юк, алай түгел. Ошамый икән, борыла да китә. Хәзер сайлау мөмкинлеге җитәрлек.

Сания Әхмәтҗанова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә:

– Бөек классик Антон Чехов үзенең бер мәгълүм гыйбарәсендә нәкъ сәнгать кешеләре турында әйткән кебек: “Кеше һәр яклап: һәм йөзе, һәм киеме, һәм калебе, һәм уй-фикерләре матур булырга тиеш”. Телисеңме-юкмы, үзең яшәгән җирлекнең язылган һәм язылмаган кануннарын үтәргә, милләтең, халкыңның абруен төшерә торган гамәлләрдән ерак булырга мәҗбүр буласың. Яшьрәк чакта ирем, өйдә ялгышрак сүз ычкындырсам да: “Син бит Әхмәтҗанова, бөек милләтнең югары интеллигенция вәкиле”, – ди торган иде. Бер якын дустым, халык алдына чыгыш ясарга барганда: “Фамилияңне онытма!” – дип кисәтә иде. Артистларыбыз да аларга мәртәбә биргән исем-фамилияләрен, бөек милләт вәкилләре булуларын һәрчак истә тотсалар иде. Халык ышанычын яулау кыен, ә дәрәҗәңне уйламый әйтелгән бер сүз дә төшерергә мөмкин.

Ленария Мөслимова, Бөтендөнья  татар яшьләре форумы рәисе:

– Билгеле, сәхнәнең тәэсире бар. Кеше концертка барамы, театргамы – ул халык янына чыга, ә бу якты тормыш, алга китеш кебек. Бигрәк тә эшче халык  тамаша карап, күңел ача, бераз булса да, авыр тормышын җиңеләйтә. Шуңа күп кеше өчен сәхнә үрнәк. Күз уңындагы һәр кешенең артыннан иярүче аудиториясе бар. “Танылган кеше” ролен сайлыйсың икән, димәк, син үз-үзеңне тоту, эчке һәм тышкы культура кагыйдәләрен чамаларга тиеш.

Мәсхүт Гарифҗанов, халык  укытучысы:

– Татар эстрадасы белән кызыксынмыйм,  анда ихласлык җитми. София Ротару  – иң яраткан җырчым. Ә менә  спектакльләр карарга яратам. Тавышы булмаган,  сәхнәгә кыска итәк киеп чыккан артистлар халыкны тәрбияли алмый. Зәвык кирәк. Әгәр  тамаша чын-чынлап уйландыра, күзгә яшь китерә икән,  бу инде тәрбия дигән сүз. Кызганыч, яшьләр генә аңлап бетерми. Безнең күзләр яшьләнгәндә, алар көлешеп утыра. Әллә без аларны аңламыйбыз, әллә алар…


Фикер өстәү