Винера Ганиева: «Мин бик бәхетле хатын булдым»

Уңыш артында ни ята? Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера ГАНИЕВАның гомер йомгагын сүткәндә, бу сорауга җавап табылды да кебек. Эзләнү, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау, хыяллану, шул хыялларны тормышка ашыру икән уңышның сәбәпләре. Без танылган җырчының үткәне һәм бүгенгесе, эстрада хәлләре, табышлар һәм югалтулар турында да сөйләштек.

Консерваторияне тәмамлап, Опера һәм балет театрына аяк баскан вакытларны искә төшерик әле. Ул вакытта яшь артистларга нинди таләпләр куела иде, хәзер нинди? Гомумән, бүген җырчыга катгый таләпләр куеламы?

– Консерваториянең бишенче курсында укыганда мине стажерлар труппасына кабул иттеләр. Ул 1982 ел иде. Опера классында театрның баш режиссеры Нияз Курамшевич Даутов укытты. Күрәсең, миндә сәләт, тавыш мөмкинлекләрен күргәндер, театрга чакырды.

Консерваторияне тәмамлаганда чыгарылыш курсы студентлары арасында вакансияләр ярминкәсе була. Анда төрле театрларның директорлары, дирижерлары, режиссерлары килә. Студентлар алар алдында үз осталыкларын күрсәтә. Әлеге чарада мин Россининың «Севильский церюльник» операсыннан Розина каватинасын башкардым. Чыгышым тәмамлангач, оркестр музыкантлары смычоклары пепитрга кагылып, соклануларын белдерделәр. Казан дәүләт Опера һәм балет театры дирижеры Владимир Васильев шул чыгыштан соң опера театрына чакырды. Һәм мин 1983 елдан театрның төп солисты булып кабул ителдем, хәзерге көнгә кадәр шунда эшлим. Театрның яшь җырчыларына тәҗрибәмне җиткерәм, гомумән, нәрсә беләм – шуның белән уртаклашам. Үзем дә кечкенә генә булса да партияләрне чыгып җырлыйм. Ул да зур шатлык хисләре бүләк итә. Сәхнә – миңа көч бирә торган урын ул. Киләсе елга сәхнәгә килүемә 40 ел була.

Ул вакытта нинди таләпләр дигәндә, нинди генә партия бирелсә дә, кечкенәме ул, зурмы – бертөрле җаваплылык белән карарга, өйрәнергә, хәрәкәттә булырга, эзләнергә, дәресләр алырга кирәк. Мин шулай эшләдем. Параллель рәвештә радиога да җырлар яздырырга йөрдем. Хәзерге дәрәҗә – шул хезмәтнең нәтиҗәсе. Актерлык һөнәре тынгысызлыкны ярата. Бер партияне өйрәнеп бетерү белән, икенчесенә алына идем, үземне үстерергә, хезмәт белән яшәргә тырыштым. Бу исә – үзеңне, тавышыңны тонуста тотарга кирәк дигән сүз. Төп рольне башкаручы авырып китә икән, көнендә шалтыратып, кич белән чыгыш ясарга кирәк була, дип чакырганнары да булды.

Миңа калса, җырчыга элек нинди таләпләр булган, хәзер дә шулай. Чын профессионал, тирән белемле булу кирәк. Тавыш кына җитми, актерлык сәләтен дә үстерергә кирәк.

 

Опера театры артисты булу үзеңне формада тоту дигән сүз бит әле ул. Серләре белән бүлешегез әле. Әйтик, концерт алдыннан нәрсәләрдән тыелырга кирәк?

– Опера жанры – иң югары баскычтагы сәнгать төре. Ул бик зур хезмәт таләп итә. Монда көн саен шөгыльләнмичә, вокаль күнегүләр ясамыйча булмый. Җырчыга иң кадерлесе – тавышы. Аннан соң хәтер. Ул бик зур арияләр белән эш итә, боларның барысын да хәтердә калдырырга кирәк бит.

Чыннан да, опера җырчысы тормышында чикләүләр бик күп. Әйтик, билгеле бер ризыкларны – көнбагыш, чикләвек, туңдырма ашарга ярамый. Газлы су, баллы су да эчәргә ярамый. Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа һәркем үзенә карап нәрсәләрнедер чикли. Мин, мәсәлән, банан, алма, әфлисун ашамый идем. Тавыш яңгырасын өчен концертка кадәр 3–4 сәгать алдан ит ашарга ярый.

Винера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Хәйдәр Бигичев чорында профессионаллар популяр булса, хәзер халык күбрәк үзешчәннәргә тартыла кебекНи өчен шулай килеп чыкты икән?

– Хәзер үзешчән җырчыларның кайберләре профессиональ җырчылардан да өстен тора. Минем шуңа игътибар иткәнем бар. Безнең халык талантлы, шуңа үзешчән сәнгатьнең үсүе бер дә гаҗәп түгел. Бу күренешне хуплыйм, аларның иҗат итәргә дә, яшәргә дә тулы хаклары бар. Мөмкинлекләр заманында яшибез. Теләге булган кеше студиядә җыр яздырганда бөтен кимчелекләрен яшерә ала. Җыр туа, аны шунда ук ротациягә бирәләр. Сәнгатьтә – тулы демократия. Үз сүзеңне әйтәсең килә икән, әйтәсең, җырлыйсы килә икән, җырлыйсың.

Ә шулай да, тамашачы барыбер затлы җырчыны һәвәскәрдән аера белә. Үз йөзең, үзенчәлекле репертуарың, стилең булмаса, тамашачыга кызыгың калмый. Ул бер килә андый концертка, икенче юлы инде борылып та карамаска мөмкин.

Элек бит худсоветлар бар иде. Җырлар җиз иләктән бөртекләпбөртекләп кенә узды. Ул вакытта үзешчән сәнгать аерым, профессиональләрне аерым юнәлештә үстерделәр, берберсе белән бутамадылар. Хәзер инде барыбыз да бер сәхнәдә, ботка булдыкАртистларның кайсы белемле, кайсы белемсез...

Тамашачыны затлы сәнгатькә тарту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икән?

– Тамашачы күңеленә хуш килгән җырчыны сайлый, аны күзәтә, концертларына йөри. Бу очракта төгәл генә берни дә әйтеп булмый. Беләсезме, бер көнлек җырчылар һәрвакыт булган һәм булачак. Ләкин алар вакытлы һәм үзләренең вакытлы булуларын үзләре дә яхшы белә. Ясалма күтәрелеп тарихта калып булмый. Ә инде затлы сәнгатькә чын мәгънәсендә бирелгән кешеләр алар үзгә. Андыйлар музыкаль белем алу юлын сайлый, укый, үзен затлы сәнгатькә багышлый.

Сез башлап җибәргән «Йолдызлар фабрикасы» бик күп талантларны ачты, әле дә укучылар әзерләү юнәлешендә эшлисез. Педагоглык эшчәнлегендә иң авыры нәрсә?

– Әйе, Казан мәдәният институтында 25 ел педагог булып хезмәт итәм. Ә «Йолдызлар фабрикасы» проекты белән гастрольләрдә бик күп йөрдек. Студентларга «фабрика»га эләгү бик зур стимул иде. Ул үзем өчен дә ачыш булды. Чөнки монда бер сәхнәдә остаз һәм шәкерт эшли. Мин алып баручы да, режиссер да, сценарий авторы да идем. Чыгыш ясаучының сыйфатларын еш гына шигъри юллар белән әйтеп бирә идек. Бу җәһәттән дустым Рәзинә Сәетгәрәева бик ярдәм итте. Ул һәр шәкерткә багышлап шигырь яза иде. Тамашачы бу алымны бигрәк яратты.

Шәкерт остазның сәхнәдә алып баруын, тамашачы белән элемтә урнаштыруын – барысын да күзәтә, үзенә күрә практик дәрес ала иде. Бу элемтә бик кирәк. Үзем дә – заманында шундый ук мәктәпне узган кеше. Безнең концертларны Гөлшат Зәйнашева, Айрат Арсланов алып барды. 89 нчы татар мәктәбендә укыганда да, безгә атна саен филармония артистлары килә иде. Наҗия Теркулова, Венера Шәрипова безгә затлылык сабагы биргән булган икән.

Педагог булу җиңел түгел. Монда теләк кенә җитми. Тәҗрибә туплаган булуың, методикаң, квалификацияң булу кирәк. Педагог белән укучы арасында аңлашу булырга тиеш. Укучы белән мөгаллим арасында элемтә булганда гына, шәхес тәрбияләп була.

Сезнең тагын нинди максатыгыз чынга ашмады әле?

– Максатларым барысы да тормышка ашты, иҗатта барысы да барып чыкты. Укучыларым белән бик канәгать, күз тимәсен, барысы да сәхнәдә балкыйлар. Бу да бит бик зур бәхет. Шәкертләреңнең иҗади уңышлары – остаз өчен зур дәрәҗә дә, шатлык та.

Мин гаиләдә дә бик бәхетле булдым. Камилем белән 36 ел бергә яшәдек, мин иң бәхетле хатын идем. Ул мине иҗатымда үстерде, канатландырды, илһам бирде. Миң аңа бик рәхмәтле.

Академия театры роль тәкъдим итсә, ризалашыр идегезме?

– Камал театрында җиде сезон «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнадым. Бу актерлык ягыннан зур тәҗрибә булды. Марсель Сәлимҗановка аның өчен бик зур рәхмәт. Ул «Риголетто»ны карарга килгән иде, спектакльдән соң сәхнә артына үтеп, Камал театрына чакырды. Күп кенә опера артистлары күбрәк җырлауны кайгырта. Сәхнәдә уйнамаска, хәрәкәтләрне чикләргә тырышалар. Ул табигый да, хәрәкәт вакытында дөрес итеп тын алып булмый. Бу исә җырлау сыйфатында чагылырга мөмкин. Мин исә сәхнәдә онытыла идем. Миңа хәрәкәтләнү дә, җырлау да кирәк иде. Сәхнәдә тиктормас җан булдым. Җыр һәм уйнау бер булырга тиеш. Шул вакытта гына тамашачыга синең образың барып җитә. Образлы фикер йөртү дип атала ул. Җыр сәнгатенә дә күчте бу сыйфат.

Җыр бит ул сүзгә көйне чорнап бару гына түгел, һәр сүзнең тәмен аңлап, аны җиткерә белү дә кирәк. Җыр ул хис. Эчтәлек хис аша биргәндә генә ачыла. Мин формаль җырчы була алмадым инде.

Сүз уңаеннан, «Инстаграм»да исемегез Винера дип язылган, элек Венера Ганиева дип яза идек. Үзгәрешнең ниндидер сәбәбе бармы?

– Паспортта Винера дип язылган. Минем өчен иң дөресе – паспортта язылганча, ә инде афишаларда Венера дип язалар икән, аңа исем китми.

«Инстаграм»ыгызда соңгы пост «Бер ел була инде, бер ел була, Синең мине калдырып киткәнгә» дигән моңсу шигырь белән бәйле. Югалту ачысы кимеми, дисәләр дә, күңел азрак тынычландымы, Винера апа? Камил абый төшләрегезгә керәме? Әйтелми калган сүзләр бармы?

– «Инстаграм»да актив блогер булмасам да, сәхифәне алып барам. Күптән түгел Гөлнур Галимова, минем хәлемне аңлап, шигырь юлларын җибәрде. Камилнең киткәненә 28 декабрьдә бер ел була… Ел ашын үткәрү турында уйлыйм, шуңа әзерләнәм. Бер ел була, әле төшкә бер дә кергәне юк. Аны сагынмаган, юксынмаган, еламаган көнем юк.

Кыш – минем өчен иң ямансу фасыл. Узган кышта Камилемнән аерылдым. Менә тагын карлар яуды. Элек Камил ишегалларын көри иде, хәзер миңа калды. Рәхмәт шәкертләремә: узган елны машиналарга төялеп килеп җитәләр иде.

Мин бик бәхетле хатын булдым. Чын ирнең нинди булганын белдем, шуны татыдым. Камил абыегызны бик күп кешеләр сагына. Ул ярдәмчел, итагатьле, намуслы кеше иде. Әйтелми калган сүзләр була, алар бетми инде беркайчан да. Яшәү дәверендә сүзләр әйтеп бетелмидер ул.

Блицсораштыру:

Мөмкинлек булса, тормышта нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Яшәгән кадәре матур булды, алдагысы да мәгънәле булсын. Артка карап шөкер ит, алга карап фикер йөрт, диләр бит. Минем өчен иң мөһиме – сәламәтлек. Аның өчен үзеңне карарга, ихтыяр көчеңне бер йодрыкка тупларга, дикъкатеңне үзеңә юнәлтергә кирәк. Мин җәяү йөрергә яратам. Яңгыр булса да, кар булса да, бу гадәтемне туктатмыйм.

Хәзерге мизгелдә күңелгә килгән җыр исеме?

– «Гомерләрне үлмәс җыр итик». Һәр кеше тормышта үз эзен калдырырга тиеш. Моның өчен артист булу кирәкми. Кеше булып калырга кирәк. Шул чакта сине үзеңнән соң да сагынып искә алырлар.

Сезнең фикерегезчә, эстрадада иң уңышлы проект нинди иде?

– Сәнгатьтә проектлар бик күп. Аларның һәрберсенең үз урыны, үз миссиясе. «Йолдызлык» та, «Яңа татар җыры» да, Әлфия Авзалова исемендәге конкурс та үз миссиясен башкара. Минем «Сандугач» конкурсы да, «Үзгәреш җиле» дә үз миссиясен үти. Алар һәрберсе үз урынында. Сәнгать төрле юнәлештә, төрле жанрларда үсәргә тиеш. Үсештә булган өлкә генә халыкка тәэсир итә ала.

Тормыш девизыгыз нинди?

– Мин аны, шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигыренә таянып, һәр концертта әйтәм. Без бу дөньяга яратыр өчен туганбыз. Туган илебезне, телебезне, туган йортыбызны, әти-әнине, сөйгән ярны яратырга кирәк. Бу девиз һәр кеше йөрәгендәдер, мөгаен. Тормышның мәгънәсе – яратуда.

Казан ул

– …туган җирем, горурлыгым. Мине үстергән, тәрбияләгән, белем биргән, хезмәтле иткән Казанны бик яратам. Мин – «Теплоконтроль» янындагы баракта туган бала. Өч бала озын коридорларны тутырып йөгереп йөри идек. Шул коридорда һәр хуҗабикәнең тезелеп киткән керосинкалары хәзер дә күз алдында. Шуннан «хрущевка»га күчтек, аннары тагын да уңайлырак фатирларга күчендек. Хәзер инде 16 ел үз йортыбызда яшим. Бу да һавадан төшкән мал түгел. Тир түккән зур хезмәтнең нәтиҗәсе.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү