Татарстан синоптиклары һава шартлары начарлану турында кисәтә

Иртәгә, 2 февральдә, Татарстанда һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм көндез республикада (Казанда төнлә һәм иртән) томан төшәчәк. Моннан тыш, көндез төбәктә бозлавык булуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.

Якшәмбе Татарстанда атлантик циклон алып килгән аномаль җылы һава шартлары саклана. Казанда һава температурасы климатик нормадан артачак, дип сөйләде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.


Фикер өстәү