Россиядә коронавирустан профилактика узу өчен 8681 кеше медицина күзәтүе астында

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Бу хакта РИА Новости Роспотребнадзор сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Мониторинг ясаган чорда Кытай Халык Республикасыннан килгән кискен тын юллары авырулары билгеләре булган 1222 авыру теркәлгән. Лаборатория тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 118 кешегә респиратор инфекция (аденовирус, риновирус, РС вирус, метапневмовирус, бокавирус, стрептококк), 83 кешегә «А»төркеме гриппы, 58 «В» төркеме гриппы, 30 парагрипп, 2 стафилококк, 1 микоплазма, 1 гемофиль инфекция, 2 яңа коронавирус инфекциясе диагнозлары куелган», диелә хәбәрдә.

31 декабрьдән алып Кытайдан килгән 378 меңнән артык кеше тикшерелгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә медицина күзәтүе астында 8681 кеше кала, диелгән хәбәрдә.

Кытай хакимияте 2019 елның 31 декабрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына (ВОЗ) илнең үзәк өлешендә Ухань шәһәрендә (Хубэй провинциясе) билгесез пневмония чире таралуы турында хәбәр итте. Белгечләр аның яңа коронавирус булуын ачыклады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы халыкара әһәмияттәге гадәттән тыш хәл килеп чыгуын таныды һәм авыруга COVID-19 рәсми исем бирде.

Кытайда инфекция йоктыручылар саны 79,8 мең кешедән арткан, 2870 кеше үлгән, 41,6 меңнән артык кеше дәваланган. Кытай Халык Республикасыннан читтә йоктыру очраклары 53 илдә теркәлгән. Авыру йоктыручылар саны 6 меңнән арткан, 86 кеше вафат булган.


Фикер өстәү