Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны диагностикалауга үзгәрешләр кертте

 Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын диагностикалау буенча тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр әзерләгән «яңартылган мәгълүмат барлык медицина учреждениеләренә җибәреләчәк», диделәр министрлыкта.

Теләсә кайсы кеше салкын тию яки кискен респиратор инфекциясе билгеләре белән яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала. Анда аңа бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк, дип искә төшерәләр матбугат хезмәтендә.

Әгәр пациент соңгы ике атна дәвамында коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән илләргә барган икән, ул бу хакта медицина хезмәткәрләрен кисәтергә тиеш.


Фикер өстәү