Япон лайнерыннан Казанга кайтарылган кешеләрнең хәле турында соңгы мәгълүматлар билгеле булды

23 февральдә япон лайнерыннан сигез кешене Казандагы республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә кайтарганнар иде.

Дүртесе Казан кешесе. Бер балалы гаилә дә бар. Алар көн саен коронавируска анализлар тапшырып тора һәм биредә табиблар күзәтүендә аерым блокта яши.

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, туристлар үзләрен яхшы хис итә. Бер атна эчендә сәламәтлекләрендә үзгәреш булмаган. Белгечләр ул кешеләрне хастаханәдә ике атна тикшерәчәк.


Фикер өстәү