Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек

Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән пациентларның хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россияленең сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Температуралары күтәрелмәгән, йөткерү, томау төшү күзәтелми. Пациентлар даими лаборатор контрольдә», — дип искәрттеләр ведомствода.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, А. Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеген контрольдә тоталар. Алар өчен кирәкле барлык шәхси саклану чаралары әзерләнгән, табибларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

 


Фикер өстәү