Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр Казанда бар нәрсә белән дә тәэмин ителәчәк

Diamond Princess круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән Россиялеләрне Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус борты белән китергәннәр, монда алар 14 көн аерым медицина боксында күзәтеләчәк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Барлык пациентлар аерым бокска китерелгән, бу казанлылар белән элемтәләр мөмкинлеген кире кага. Медперсонал 2 атна буе бу бокста яшәячәк, биналарны Росгвардия сакка алачак «, — диде Галимова.

Карантинга урнаштырылган россиялеләрнең көн саен анализларын алачаклар, аларга кирәкле медицина процедураларын үткәрәчәкләр. Кешеләргә уңайлы булсын һәм алар үзләрен ялгыз хис итмәсен өчен, пациентларны гаиләләре белән урнаштырачаклар. Казанга килеп җитүгә лайнерның барлык пассажирлары һәм багажлары махсус дезинфекцион эшкәртү узды. Шул ук процедурага бөтен техника, шул исәптән самолет та дучар булды.

Элегрәк Россия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Казанга барлыгы 8 россияле китерелгән, шул исәптән бер бала. Өчесендә җиңел формада уза торган коронавирус тапканнар. Аларның тормышына берни дә янамый.

Коронавирус гадәти сезонлы вируслардан аерылмый диярлек, аннан үлү очраклары кош гриппыннан, атик үпкә ялкынсынуыннан һәм Эбола бизгәгеннән берничә тапкыр түбәнрәк.

Моңа кадәр Россиядә коронавирус йоктыруның ике очрагы теркәлгән иде. Икесе дә тулысынча дәваланды.

Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала. 8 кеше дә бер корабта булган, үзара аралашкан. Аларның безнең республикада яшәүчеләр булуын, ә безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казанның бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Пациентлар бу чорны узсын өчен, без барысын да тәэмин итәрбез дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү