Фандоматларда бер айга 94 мең шешә җыелган

Казан мәктәпләренә куелган фандоматларга бер ай эчендә 82 865 пластик шешә һәм 11 294 алюминий банка җыелган. Икенче төрле әйткәндә, бу – 1800 килограмм пластик һәм 100 килограмм алюминий дигән сүз.

Баксаң, моның кадәр пластиктан 10 мең футболка яки 5 500 пар кроссовка ясарга була икән. Ә җыелган алюминий 60 урындык яки 15 велосипед җитештерергә җитә.

Фандоматлар аша җыелган икенчел чималның барысы да яңа тормыш алачак. Исегезгә төшерәбез: быел гыйнвар ахырында башкала мәктәпләренә 20 фандомат куелса, киләчәктә аны бөтен җирдә очратып булачак. Фандоматлар саны 200гә җитәчәк. Соңрак исә тагын да арттырып, аларның санын 2 меңгә үк җиткерергә уйлыйлар. Болай эшләгәндә, халыкның бу төр калдыкларны ташлау буенча ихтыяҗы бетәчәк.

Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, фандоматка бер шешә ташлаган өчен 5 балл бирелә. Аны шәхси биттә саклап барасың. Соңрак исә, катнашучылар арасында рейтинг төзеләчәк. Уку елы ахырында иң актив укучыларга бүләкләр дә бирәчәкләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү