Коронавирустан иминиятләштерәләрме?

Чит илгә ял итәргә барырга җыена идем. Тик бу дөньяны шаулаткан коронавирус шикләндерә, аннан иминиятләштерү бармы икән ул?

Ризәлә Галиева, Казан.

Татарстанда короновирустан иминиятләштерүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бу хакта иминиятләштерү оешмасы хезмәткәре Чулпан Нәҗиповадан белештек.

– Соңгы вакытта безгә дә еш шалтыраталар, киләләр. Кешеләрнең мондый гамәле кайчак елмаерга да мәҗбүр итә. Коронавирустан аерым иминиятләштерү юк. Чит илгә ялга баручыларга медицина иминиятләштерелүе эшләнә, ә короновирус очрагы да әлеге страховка эченә кертелгән. Кайбер туристик фирмалар бу эше үзләре башкарса, күп кенә чит илгә китүчеләр моны үзләре ясата ала.

Фото: EPA-EFE/ANGELO CARCONI


Фикер өстәү