Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Россиякүләм турнир үткәрелә

Шәгъбан аеның 18-нче көнендә (11-нче апрельдә) Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Россиякүләм турниры узачак. Чаралар ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыра.

Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары булып – татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен киң җәелдерү һәм үзара дуслык җепләрен тагын да ныгыту, мөселманнарда сәламәт яшәү, чыдамлык, түземлек сыйфатларын тәрбияләү өчен шартлар тудыру тора.

Мөселман яшьләре арасында узучы турнирның төп үзенчәлеге – катнашучыларның намаз гыйбадәтен белүләре буенча әңгәмә узулары тора. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша. Ярышларның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килодан авыррак. 50 яшьтән узган көрәшче-ветераннар татар милли көрәшендә абсолют категориядә бил алыша (аларга, бәйгедә катнашу өчен, йөрәк электрокардиограммасы булу мәҗбүри). Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.

Ярышка теркәлү иртәнге сигездә (8:00), ә бәйге сәгать унда сәгатьтә башлана.

Ярышларның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

 


Фикер өстәү