Коронавирус мәхшәре: “КамАЗ” хезмәткәрләре «биктә», стюардесса качкан, укытучы 20 баланы күзсез калдыра язган

Дөньяда коронавирус котырына. Шуның аркасында бөтен җирдә мәхшәр купты, “дезинфекция”, “карантин” кебек төшенчәләр көндәлек тормышыбызда иң киң кулланыла торган сүзләргә әйләнде.

Әнә “КамАЗ” предприятиесенең алты хезмәткәре дә коронавируслы Италиягә сәфәрләреннән соң карантинга озатылган ди әле. Хәзер алар беркая чыкмыйча, шыпырт кына өйләрендә ятарга мәҗбүр.

Компаниянең матбугат хезмәте Олег Афанасьев әйтүенчә, автогигант хезмәткәрләре Италиядә җиһазлар кабул итү белән шөгыльләнгән. Озакламый предприятие заводларының берсенә урнаштырылачак җиһазларны. Әмма хезмәткәрләр Чаллыга кайтуга ук эшләреннән вакытлыча китәргә мәҗбүр булган. Аларда котчыкмалы вирус табылмаган-табылуын, тик барыбер әлегә ялгышып та өйләреннән урамга чыгарга ярамый. Автогиганттан, кирәк булса, даруларны да, азык-төлекне дә үзебез китереп бирәчәкбез, дип вәгъдә ителгән.

“КамАЗ” хезмәткәрләре, вируска каршы көрәшүчеләрнең сүзен тыңлап, өйләрендә утырып торган бер мәлдә Мәскәүдә коронавируслы илдән кайткан самолет стюардессасы һәм бер очучы “карантин” сүзен колагына да элмәгән.

Стюардесса башкаланың Псковская урамындагы фатирында карантин узарга тиеш булган. Өенә кергән-керүен, әмма биш минуттан соң ук подъезддан чыгып шылган. Хәзер аның кайда икәнлеген белүче кеше юк. Кызның шәһәрдә машинада йөрүе турында имеш-мимешләр генә бар.

“Качкын” очучы – экипаж командирына килгәндә, анысы Көньяк Кореядән кайткач карантинны сакламавын вирусологларның, янәсе, 48 сәгать дәвамында илдән чыгуны тыюдан башка бернинди дә күрсәтмә бирмәүләре белән аңлаткан.

Мәскәүдә вирустан куркуга бәйле бер кызганыч хәл дә булган инде. 1415нче мәктәптә укытучының сыйныф бүлмәсендә кварцлы лампа кабызуы аркасында 20дән артыграк баланың күзенә зыян килгән: күзләренең мөгез катламы пешкән. Башкаланың мәгариф департаментыннан хәбәр ителгәнчә, педагог тәнәфестә дезинфекцияли торган ачык типтагы лампаны кабызып куйган, әмма дәрес башлангач, аны сүндерергә оныткан. Ведомстводан аңлатып үтелгәнчә, кагыйдәләр нигезендә мәктәптә бары тик ябык типтагы лампалардан гына файдаланырга ярый икән. Шуңа күрә укытучыны эшеннән җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлап җибәргән.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү