Татарстан Cербиягә «КАМАЗ» һәм вертолетлар җибәрүне арттырачак

Хөкүмәт йортында узган брифингта Лилия Галимова хәбәр итүенчә, Казанга Сербиядән делегация килүе көтелә. Очрашуда ике дәүләт арасында хезмәттәшлекне арттыру турында сүз булачак.

Соңгы алты елда Сербиягә ике миллион доллардан артык суммага 50 «КАМАЗ» машинасы, ә Казан вертолет заводы өч вертолет җибәргән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тышкы сәүдә әйләнешенә бәйле хезмәттәшлекне арттыру мөмкин, дип ышана. Татарстан белән Сербия арасында сәүдә әйләнеше 101,5 млн доллар тәшкил итә.

Галимова билгеләп үткәнчә, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләре төзүдә «КАМАЗ», Казан вертолет заводы, Казаноргсинтез, Түбән Кама нефть химиясе һәм Татнефть лидер булып санала. «Очрашу барышында «КАМАЗ»га бару да оештырылыр дип көтелә», — диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Фикер өстәү