Табиб Ләйсән Фәткуллина: «Витаминнар кытлыгының авитаминоз белән гиповитаминоз дигән ике төре була»

Тән тиресе бозыла, чәч коела, ниндидер ят ризык ашыйсы, көн дәвамында йоклыйсы килә… Күптән көтелгән язны еш кына әнә шундый сүлпән халәттә каршыларга туры килә. Күбебез организмдагы мондый үзгәрешләргә әллә ни зур игътибар да бирми. «Авитаминоз галәмәте инде бу!» – дибез дә вакытлы күренешкә санап кул селтибез. Табиблар исә бу чорда организмга аеруча игътибарлы булырга чакыра.

7 номерлы Казан шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән ФӘТКУЛЛИНА исә авитаминоз бүген бөтенләй күзәтелми, дип гаҗәпләндерде.

– Соңгы биш елда витаминнарга булган мөнәсәбәт үзгәрде, – ди белгеч. – Витаминнар кытлыгының авитаминоз белән гиповитаминоз дигән ике төре була. Беренчесе организмда теге яки бу витаминның бөтенләй булмавы турында сөйли. Хәзерге заманда мондый күренешне күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә соңгы елларда авитаминоз дигән диагноз бөтенләй куелмый башлады. Организмга витаминнар җитмәү турында сөйләгәндә, гиповитаминозны күздә тотабыз.

Гиповитаминоз нәрсәдән гыйбарәт?

– Ул организмга теге яки бу витамин җитмәүне аңлата. Гиповитаминозның билгеләре аерымачык күзгә ташланмый, яшерен рәвештә уза. Билгеле бер төр витаминга кытлык кичергән кеше хәлсезлектән интегә, игътибарсызга әйләнә. Ул тиз арый, эшкә кулы ятмый, йокы режимы бозыла, тырнаклары сына, чәче коела. Андый чакта организм инфекцияләргә дә каршы тора алмый.

Сез телгә алган билгеләр буенча организмга нәкъ менә кайсы витамин җитмәгәнне төгәл ачыклап буламы?

– Организмга кайсы витамин, минераллар җитмәгәнне тышкы билгеләр буенча гына ачыклап бетереп булмый. Алар бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Шулай да тәҗрибәмнән чыгып, шунысын төгәл әйтә алам: бүген күбебезнең организмына D, А, Е, С витаминнары, В төркеменә кергән витаминнар җитми. Безнең төбәктә яшәүчеләр йод, кальций, магний, цинк, тимер, селен кебек минераль матдәләргә дә кытлык кичерә. Алар барысы да табиб киңәше буенча гына кабул ителергә тиеш. Организмга конкрет кайсы витаминның җитмәгәнен күрсәтүче махсус биохимик анализлар бар. Шулай да витаминнарга кытлыкны комплекслы анализ ярдәмендә ачыклау хәерлерәк.

Безне үз сәламәтлегенә битараф буын дип атап булмый. Ел дәвамында витаминын да эчәбез. Ашаган ризыгыбыз да гел төрләнеп тора. Шулай да организм барыбер витаминнарга кытлык кичерә. Бу ни сәбәпле килеп чыга икән?

–  Организмга теге яки бу витамин җитмәү иң беренче чиратта дөрес тукланмауга бәйле. Кеше даими стресслар кичерү, алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәк тарту, коры-сары, майлы ризыклар ашау аркасында, организмын ни дәрәҗәдә җимерүен күз алдына да китерми. Аннары: «Нигә шулай еш авырыйм икән?» – дип баш ватабыз.

Организм витаминнарга кытлык кичермәсен өчен, нинди киңәшләрне истә тотарга кирәк?

– Әйткәнемчә, ашаган ризыгыбыз – иң төп витаминнар чыганагы. Шуңа күрә гиповитаминозны булдырмыйм дисәң, дөрес туклану зарур. Әмма шунысын да истән чыгармагыз: ашказаны, эчәк авырулары булган кешеләр ризык ярдәмендә витамин туплый алмый. Андый чакта организм ризыктагы витаминнарны үзләштерергә сәләтсез була. Тагын шунысы да бар:  витаминнар организмда запас булып җыелып ятмый. Алар безгә гел кирәк. Шуңа күрә организмыгызны витаминнар белән гел баетып торырга онытмагыз.

Витаминнарны кайдан туплыйсыз?

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА, үләннәр белән дәвалаучы (Арча районы, Наласа авылы):

Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы. Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була. Ләкин анысын яз килеп, эш узгач түгел – көздән эчә башларга кирәк. Андый төнәтмәләрне үзебездә үсмәгән үләннәрне читтән алдырып, бездәгеләре белән кушып ясыйм. Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне исә һәркем ясый ала. Блендерда вакланган 10 тырнак сарымсакны бал белән кушып, суыткычта сакларга кирәк. Шуны көнгә 1 аш кашыгы кабасы.

Әдилә СӘФӘРОВА, «Яңа гасыр» каналында «Манзара» тапшыруы алып баручысы:

– Чәч коелу, тырнак сыну белән очрашкан бар, әлбәттә. Бу проблемаларны хәл итү өчен омега 3 витамины эчеп торам. Аны балыктан да алып була, ләкин ул кадәр балык ашап бетереп булмый. Даими эчеп тора торган витамин ул – йод. Шуны эчүдән туктадыңмы, хәлсезлек, йокы килүне көт тә тор. Үлән чәйләрен дә даими рәвештә эчеп торабыз. Тукранбаш, зәңгәр мәтрүшкә, кырлыган (иван-чай), гөлҗимеш, чабыр – болар барысы да бар бездә. Аз-азлап чәйләргә өстәп торам. Туңдыргычта мүк җиләге, сырганак, бакча җиләге саклана. Аларны да эчкәлибез.

 


Фикер өстәү