Гармунда өздерүче балыкчы хатын-кызлар кемнәр алар? (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бик җылы бер видео таралды. Анда балыкчы ханымнар гармунга кушылып, матур итеп татарча җыр сузалар. Әлеге видео “хуҗа”лары Башкортстаннан булып чыкты.

– Үзебез өчен генә дип төшерелгән видеоны Башкортстанда гына түгел, күрше дусларыбыз Татарстанда да ошатып, якын итеп караучылар бар икән, без бик шат кына, – ди 23 февраль уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасын оештыручы, мәдәният йортында эшләүче Лилия Аюпова.

Караидел районының Караидел һәм Абдулла авыллары хатын-кызлары берләшеп, ир-егетләргә менә шундый күркәм бәйрәм оештырганнар икән. Ә җырлаучы апалар Караяр авылының “Умырзая” халык вокал ансамбленә йөрүчеләр. Гармунда Фәридә Гәрәева уйный. Беренче рәттә Гөлнара Хөснуллина моңлана.

– Башта без аны “Балыкчылар конкурсы” булыр дип уйлаган идек. Ир-егетләрне авылда клубка җыю бик авыр. Ә ул көннәрдә балыкчылар аеруча активлашты. Үзләре килмәс дидек тә, егетләр янына күчтәнәчләребезне төяп, үзебез бардык. Мондый чараларны беренче ел гына уздырмыйбыз инде. Төрле формада үткәрергә тырышабыз. Авылыбызда яңа мәдәният йорты төзелә генә әле. Шуңа күрә бәйрәмнәр күбесенчә урамда, урманда, су буйларында уза, – диде Лилия апа безгә.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү