Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Чистайда яңа ферма төзергә тәкъдим итә

Чистай районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына инде күптәннән эшләп килгән Чистай ат заводы биналарын капиталь төзекләндерүгә акча бүлеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Министрлык исә яңа ферма төзергә тәкъдим иткән. Ат заводы өчен яңа ферманы, чабышкылар белән күнегүләр уздырырга әллә кайларга барып йөрмәс өчен, Чистай ипподромы тирәсендә кору күздә тотыла. Дмитрий Иванов ат фермасы төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирергә кушкан да инде.

 

«Чистопольские известия»

Фикер өстәү