Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җәяүлеләргә яктырткыч өләшәчәкләр

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында юл аркылы чыгу өчен яктырткыч өләшәчәкләр.

Идарә хезмәткәрләре трассага якын урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә аңлату эшләре алып барачак. Дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, юл аша чыкканда һәм юл кырые буйлап барганда, шулай ук күз күреме начар булган шартларда җәяүлеләрдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Мондый очракта машина йөртүчеләр җәяүлене 200 метрга кадәр арада күреп алачак. Исегезгә төшерәбез: узган елны Татарстанда җәяүлеләр катнашында 1420дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1340 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 130 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү