Татарстанда “Җәяүле” профилактик чарасына йомгак ясадылар

20-29 март аралыгында инспекторлар җәяүлеләргә юл бирмәгән 1300 машина йөртүчегә беркетмә төзегән. Гаеп җәяүлеләрнең үзендә булган очраклар да шактый. Профилактик чара барышында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган 1900 җәяүлене җаваплылыкка тарткан.

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында җәяүлеләр катнашында 185 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 189 кеше имгәнгән. Узган елның шушы чорында җәяүле үлеменә китергән юл фаҗигаләре саны 9 очракка күбрәк булган.

Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Күз күреме шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаганда, шәһәр читендәге юлдан барганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэмин итәргә тиеш. Транспорт чараларын йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүенә якынлашкан вакытта, тизлекне киметергә киңәш ителә.


Фикер өстәү