Махсус хәрби операциядә катнашучы Вилдан Антонов гаиләсе янына кайткан

Баланың теләге чынга аша. Туган көненә әтисе кайта. Махсус хәрби операциядә катнашучы Вилдан Антонов гаиләсе янына кайткан.

– Кичә улымның туган көне иде. 6 яшь тулды. «Туган көнеңә нәрсә бүләк итим?» – дигәнемә, «Берни кирәкми, әтием кирәк», – диде. Сабыйның теләге кабул булды. Әтисе ике атналык ялга кайтты, – ди Рамилә. – Бик дулкынланып көттем. 6 ай аерылышып тордык бит. Әтисе киткәндә кечкенә кызым үрмәли генә иде әле. Башта бераз ятсынып торды. Өйгә кайткач, битләреннән сыйпый, ярата әтисен. Улым әтисе яныннан бер минутка да китми. Артыннан ияреп йөри. Алдыннан төшми. Ничекләр кире озатасы булыр, дим. Балаларга кыен булыр инде. Үземне уйламыйм да инде, мин күнеккән.

Вилдан бер дә зарланмый икән. Китәсенә дә борчылмый. «Иң мөһиме  – исән сау булып, күрешүләр насыйп булсын», – дип тели.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү