Казанда ике төзүче биеклектән егылып һәлак булган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, башкалабызда ике кеше төзелеш “бишеге”ннән егылып, җан тәслим кылган.

Бу хәл 5 март – пәнҗешәмбе көнне кичке алтылар тирәсендә Николай Ершов урамында 10 катлы йорт төзелешендә килеп чыга. Төзелеп килүче бинаның тышкы ягында бишек кебек эленеп торган җайланмада биш кеше була. Кинәт җайланма ни сәбәптәндер беркетелгән урыныннан ычкынып, алтынчы кат биеклегендә эленеп кала. Бер якка кыйшайган “бишек”тәге кешеләр түбәнгә “коела”.

Төзүченең икесе шундук һәлак була, тагын икесе нык имгәнә. Ә бер төзүче җайланманың иминлек арканына ябышып кала да, бишенче кат тәрәзәсеннән, дөресрәге, тәрәзә урыныннан (төзелеш бит, тәрәзәләр әле куелырга өлгермәгән) эчкә үрмәләп кереп, егылудан сакланып кала.

Коткаручылар фаҗига булган урынга килеп, зыян күрүчеләрнең һәммәсенә беренче ярдәм күрсәтә, икесен хастаханәгә озата. Арканга тотынып, егылудан сакланып калган төзүченең дә кулына зыян килгән була, аңа да ярдәм күрсәтелә.
Хәзерге вакытта төзелеш “бишеге”нең ни сәбәптән түбәнгә мәтәлүе ачыклана.


Фикер өстәү