Чәчәкләрне ничек дөрес сатып алырга?

 8 Март алдыннан ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә чәчәкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр.

«Яңа букет сатып алу өчен, сезнең алда җыелачак яңа композицияләргә өстенлек бирергә кирәк», — дип билгеләп үтә идарә белгечләре.

Шулай ук алар ярым ачылган чәчәкләргә өстенлек бирергә һәм чәчәк бәйләмнәре җыю вакытында бөреләр янындагы яфракларның иске түгеллегенә игътибар итәргә киңәш итә.

Чәчәк бөреләре дөрес формада, чит-ят тапларсыз, сызыкларсыз булырга тиеш. Ул сабагына резинка (лалә чәчәкләре) яки ябышкак тасма (гербер) белән беркетелергә тиеш түгел, дип аңлаталар Роспотребнадзорда. Роза бөреләренең ныклы нигезе һәм саклагыч яфраклары булырга тиеш, аларны исә сатучы еш кына кисеп ата.

«Тагын бер нюанс, ул барлык букетларның да гомерен озайта: сабак турырак булган саен, дымның бөреләргә керүе җиңелләшә», — диелә хәбәрдә.

Белгечләр сатучылар еш кына кипкән һәм каралган яфракларны, шиңә башлаган чәчәкләрне яшерү өчен букетны якты, ялтыравык төргәкләргә төрәләр, аларны яңа өзелгәннәре белән аралаштырып зур композицияләр ясыйлар, дип аңлата.


Фикер өстәү