104 яшьлек Зәкия әбинең улы: «Безнең әни изге кеше ул»

Шул уңайдан аңа район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды. Яшен яшәгән кешегә хөрмәт йөзеннән булса да,  хикмәт анда гына түгел. Иске Ибрай авылы халкы да, туганнары, балалары, оныклары да әбинең бары тик матур гамәлләрен генә искә ала, хәзер дә кадер-хөрмәттә яши Зәкия апа.

“Безнең әни изге кеше ул”,  – дип юкка гына әйтмидер улы Габдулла абый. Ул аны дәлилләп тә күрсәтә:

– Мин сугыш алдыннан гына туганмын. Әти икенче көнне үк фронтка китеп барган. Әйләнеп кайтмаган, яу кырында ятып калган. Мин әнине гел эшләгән килеш кенә күз алдына китерәм. Үзебез өчен генә түгел. Бөтен авыл кешесенә булышты ул. Җыештырды, юышты, бәрәңге-яшелчәләрен үстереште, балаларын карашты. Озын кышкы кичләрдә бертуктаусыз оекбашлар, фуфайкалар бәйләде.  Барысын да киендерде.  Сарык фермасында  ат белән эшләде. Ничекләр генә өлгергән икән ул? Зарлануның ни икәнен белмәде. Югыйсә ачлыгын да күрдек, сәндерәдә салкыннан катып та ята идек. Төн буена чабатаның бозы да эрергә өлгерми иде кайчакларда.  Ә ул һаман игелек эшләвен дәвам итте. Шуңа күрә Ходай бүләкләгәндер  аны озын гомер белән. Бүген ятып кына торса да, начар ишетсә дә, илаһи бер зат кебек ул безнең өчен. Сабырлыгына исең китәр. Ыңгырашмый, йөткерми. Беркемгә  комачауламый.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Габдулла фермага әнисе урынына эшкә килә. Башка җирдә эш булмаганнан түгел. Әнисен тизрәк эштән чыгарасы, ял иттерәсе килә аның.  Соңрак тайлар да көтә, машина-комбайнны да җигә, төзелештә дә эшли.  Тик әнисенә генә ял итәргә вакыт тигән микән? Габдулла өйләнеп җибәрә. Нурлыгөл килен  бер-бер артлы алты бала таба. Зәкия апа аларның барысын да үз балалары кебек үстерә.  Менә шуның татлы җимешләрен татый да инде бүген. Улы Габдулла  белән оныгы Җәүдәт өф итмәгән җиргә утыртмыйча карый. Хатын-кыз кулы  кирәксә, күршедән  Асия оныгы кереп җитә. Ире – табиб, үзе шәфкать туташы булгач, бигрәк тә уңайлы.  Тагын бер оныгы  Җәмил дә шул тирәдә генә яши.  Миләүшә белән Ландыш та читтән кайтып җитәләр. Бакыйлыкка күчкән Флюрасын гына юксына Зәкия апа.

Кыскасы, аны бар да яраталар,  капка келәсе тавышы гел ишетелеп тора, йә туганнары, йә күршеләре дигәндәй,  эзне суытмыйлар.   Оныклары берәр тәм-том алсалар да, йөгереп кереп җитәләр.  Үзе дә сыйлаган шул ул аларны. Иртә яздан кара көзгә кадәр  урманнан кайтып кермәгән.  Кура җиләге, җир җиләге, чикләвек, балан, миләш… берсен дә калдырмаган.

Киленнәрдән бик уңа Зәкия апа. Оныгы Җәмил дә хатыны Гөлфияне шушы нигезгә алып кайта. Башка чыкканда да ерак җибәрми ул аларны. Үзебезнеке  үзебезгә  булсын дип, сугышта  һәлак булган энесе Миннегатаның нигезен алып калган була. Шунда йорт төзиләр.  Өч ел гына бергә торсалар да, аларның балалары Җәлил белән Гөлгенәне дә Зәкия апа үстерешкән.

–  Без өйләнешкәндә Нурлыгөл әни вафат иде инде. Мине Зәкия әби каршы алды. 18 яшь кенә булгач, белеп бетермәгән әйберләрем дә күп булгандыр. Бөтен эшкә өйрәтте, шөкер. “Оланың янына кер”, – дип көтү куарга да үзе чыга иде.  Җилкәсеннән эш төшмәде инде. Гомер бакый аның киңәшләре белән яшәдем. Әбинең урманга йөрми башлаганына ун ел тирәсе генә әле. 100гә җитәм-җитәм дигәндә генә туктады, – дип искә ала Гөлфия  апа. – Җәй көннәрендә без йокыдан торганчы иртәнге чәйгә җиләк җыеп кайта иде.  Җәлил улымны,  янында үскәнгәдер инде, бигрәк тә нык яратты. Үзе дә  мәктәптән кайтышлый көн саен әбисе янына кереп йөрде. Гөлгенә кызым әле хәзер дә,  берәр бәйрәм  җиткән саен, әбисе коймакларын искә төшерә. “Безнең әби кебек тәмле коймак пешерүче юк инде ул”, – ди.  Әбиебез бигрәкләр дә мәхәббәтле безнең. Хәзер дә, күзләре  бик күрмәсә дә,  барыбызны да таный әле.  Кулларыбызны кысып тота да, “пәп” итеп ала.

Зәкия апа турында кемне генә тыңласаң да,  уйга каласың. Дөрес әйтә улы Габдулла, тирә-юньдәгеләр аңа илаһи зат итеп карыйлар. Югыйсә урынга да калган, юньләп ишетми дә, күрми дә бит инде. Берәүләр өчен борчу өстенә борчу кебек  булыр иде. Ә Зәкия әби Ходай биргән гомерне кадер-хөрмәттә уздыра. Гаҗәпләнәсе дә  юк кебек. Бөтен авырлыкларны җиңеп, сабыр гына, кабаланмый гына ул мондый тормышны үзе төзегән.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү