Коронавиус Анталия пляжларына килеп җитмәсме?

Быел Төркиянең Анталия төбәгенә җәйге ялга барып булырмы? Сүрия чигендә килеп чыккан хәрби бәрелешләр  ике ил арасын кабат бозып ташламасмы? “Татар-информ” агентлыгына, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашуга килгән жкрналистларны барыннан да бигрәк шушы сораулар кызыксындырды.

Пресс-конференциянең темасы, консуллыкның 2020 елга эш планнары дип аталса да, табигый, Сүрия белән Төркия чигендәге утлы бәрелешләр, моңа Россиянең катнашып китү мөмкинлеге; дөньяда коронавирус афәте җәелү сәбәпле, Анталиядә ял итү өзелү ихтималы байтак ватандашыбызны борчуга салды.

Исмәт әфәнде үзе дә чыгышын нәкъ менә Сүриядәге вәзгыятькә аңлатма бирүдән башлады. “Төркия белән Сүриянең 911 километр уртак чиге бар. Күптән түгел кан коелган Идлиб провинциясе нәкъ менә шушы чик буенда урнашкан. 2019 елның маеннан Дәмәшекъ режимы һөҗүмгә күчте. Шушы тынгысыз төбәктә безнең 113 күзәтү пункты тора иде. Сугыш хәрәкәтләре башлангач, әлеге пунктларга баручы 36 гаскәриебез үтерелде. Әле җитмәсә аларга ярдәм күрсәтер өчен җибәрелгән “ашыгыч ярдәм” машиналары да утка тотылды. Шулай итеп югалтуларыбыз 59 кешегә җитте. Хәрби конфликтны туктату, төбәктәге киеренкелекне җайга салу максатында, 6 март көнне Рәҗәп Таип Ирдоган Владимир Путин белән очрашты. Хәзер, сөйләшүләр нәтиҗәсендә сугыш хәрәкәтләре кузгалып киткән төштә Россия-Төркия гаскәриләренең берләштерелгән сагы иминлекне саклый. Россия хәрбиләре делегациясе әле дә Әнкарада, сөйлшүләр дәвам итә. Бүгенге вакытта Төркиядә 4 миллионлап Сүрия качагы бар. Аларны асрау Төркия бюджетына 40 миллиард долларга төште”, – дип аңлатты консул.

Бер уңайдан ул Греция гаскәриләренең, ил чиген үтеп, Европага китәргә теләгән Сүрия качакларына зур каршылык тудыруларына аһ орды. “Бөек Ватан сугышы вакытында Сүрия фашист афәтеннән качкан грекларны кабул итсә дә, бүген алар бу ярдәмне оныткан, булышасы урында Сүрия качаклары утырган көймәләрне тишеп, шартлатып, бичараларны кире борылырга мәҗбүр итәләр. Чик буена килеп җиткәннәрне, ялангач чишендереп, кире куалар. Мондый хәлне аңлавы кыен”, – дип уфтанды Исмәт бәй.

Былтыр Төркиядә ял иткән Россия туристлары биш миллион чиген узып, үзенчәлекле рекорд куйган иде. “Бу җәһәттән кайгырмаска була. Бүгенгә Төркиядә коронавирус эләктергән бер генә кеше табылды. Анысы да – Италиядән кайткан ватандашыбыз. Бүген Төркиядә уртача җылылык 20 градуска җитеп килә. Июль, август, сентябрь айларында Анталиядә эсселекнең 40-45 градуска җиткәне яхшы мәгълүм. Мондый эсселеккә бер вирус та каршы тора алмый, үлә”, – дип Урта диңгез буена ял итәргә барырга теләүчеләрне тынычландырырга ашыкты Исмәт Эрикан.

Инде быелгы планнарга килгәндә Казанда төрек сәнгать осталарының концертлары, мәшһүр рәссамнәрнең, аерым алганда, Әхмәт Яшелленең күргәзмәсе көтелә. КФУда төрек кинолары атналыгы уздырылачак. Тәгаен алганда, 29 мартта Казандагы Халыклар дуслыгы йортында балаларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә-ярминкә уздыру планлаштырылган.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү