Төрки дөньяны өйрәнүче социологлар Казанга җыелды

12-13 март көннәрендә Казанда төрки дөнья социологларының VII халыкара конгрессы уздырылачак. Аны Татарстан Хөкүмәте булышлыгы белән КФУ җирлегендә Евразия социологлары берләшмәсе үткәрә. Кичә шул уңайдан “Татар-информ” агентлыгында Евразия социологлары берләшмәсе рәисе Гали Галиев белән КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов журналистлар белән очрашты.

– Конгрессыбызга дистәдән артык чит илдән социология өлкәсендә озак еллар эшләгән белгечләр, танылган галимнәр килер дип көтәбез. Күпчелек кунакларыбыз киләчәкләрен хәбәр итте инде. Фәкать Италия галимнәре генә, коронавирус зәхмәте аркасында, баш тартуларын җиткерде. Галимнәр әүвәл пленар утырышта фикер алышачак, аннан дистәдән артык секциягә, “түгәрәк өстәл”ләргә бүленеп эшләячәк. Бу чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланганга, бу уңайдан аерым секция булыр дип торабыз. Быел КФУда социология кафедрасы ачылуга 30 ел тула, бу вакыйганы да онытмадык. Конгресста 400дән артык кеше катнашыр дип көтелә, – дип ачып җибәрде матбугат җыелышын Рияз Минзарипов.

Гали Галиев Башкортстан галиме икән. Евразия социологлары берләшмәсенең узган ел Истанбулда булган пленумында аны берлек җитәкчесе итеп сайлаганнар. “Социологлар алдында бик зур бурычлар тора. Алар җәмгыятьне борчыган бик күп сорауларга җавап табуда булышырга алына. Бер караганда гади генә сорау кебек. Күптән түгел без нигә Башкортстан яшьләре күпләп Казан вузларына укырга китә икән дип сораштыру үткәрдек. Күрәсең, күршеләребездә белем бирү яхшырак куелган. Дөрес, яшьләрнең күбесе укуларын тәмамлагач безгә кире әйләнеп кайта. Белемле, дәрте ташып торган белгечләр кайтканга ничек сөенмисең?!” – дип сөйләде ул.

Россиядә социология белеме бирүдә нинди кыенлыклар бар, дип сорагач, оештыручылар, берничә социология белеме бирү мәктәбе булганга, һаман уртак фикергә килә алмауларына, һәр мәктәпнең үзенекен алга сөрүенә зарланды.

Төрки дөньяны өйрәнүче социологлар җыелгач, нинди уртак проблемалар бар, дип тә кызыксынды журналистлар. “Шор, телеут, караим кебек аз санлы төрки халыклар аз өйрәнелә әле. Әлеге мәсьәләнең көн кадагында торганын таныйбыз, бу җәһәттә җиң сызганып эшкә тотынырга исәп”, – диде бу уңайдан Г. Галиев. Журналистларны төрки халыклар арасында үзтиңдәшлекне югалту очракларының артуы да кызыксындырды. Галимнәр, конгресс вакытында үзтиңдәшлекне ныгыту, конфликт килеп чыкканчы, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу юлларын эзләячәкбез, җәмгыятьтә социаль гаделлеккә ихтыяҗ зур, дип башкалабызда зур, кызыклы фикер алышу булачагын вәгъдә итте.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү