Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Танылган эшкуар, «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтовны Татарстанның Саба районы Мингер авылында җирләячәкләр. Хушлашу иртәгә «Казан Аренада» 09:00 дән 11:30 га кадәр узачак.

Миннәхмәтов бүген Казанда 39 яшендә вафат булды. Газета әңгәмәдәшләренең расланмаган мәгълүматлары буенча, бизнесмен тренажер залында дәресләр вакытында тиз арада вафат була. Үлем сәбәбе, янәсе, өзелгән тромб булган.


Фикер өстәү