Таһир Һадиев: “Конституция хайваннарны саклау, яклау бурычын куя”

Конституциягә хайваннарны яклау буенча кертеләсе үзгәрешләргә карата фикерен Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев “ВТ” хәбәрчесенә җиткерде.

– Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт хакында закон бар иде. Төзәтелгән Конституция гуманлылыкны алга сөрә. Хайваннарга яхшы мөнәсәбәттә булу кешеләрне дә тәрбияли. Димәк, җәмгыятьтә хайваннарга гына түгел, тирә-якка, бер-береңә караш үзгәрәчәк, – ди ул.

Таһир Һадиев әйтүенчә, Төп Закон ил хөкүмәте каршында хайваннарны саклау, яклау бурычын куя.

– Әлеге үзгәреш балаларда да хайваннарга карата җаваплы караш, әдәп-әхлак тәрбияләүне үз эченә ала. Хәзер инде хайваннарга карата кылынган һәр эш контрольдә булачак, — диде ул.


Фикер өстәү