Булачак пенсия күләме турында хәбәр телефоннарга киләчәк

Илебездә 45 яшьтән өлкәнрәкләргә булачак пенсияләре күләме турында телефон аша смс-хәбәрләр җибәрелеп торачак. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бу җәһәттән тиешле закон проекты әзерли.

Известия язганча, мондый хәбәрләр өч елга бер тапкыр җибәрелергә тиеш. Белгечләр фикеренчә, шул рәвешле кешеләребез пенсияләренең чама белән күпме буласын алдан ук белеп, аны арттыру буенча ниндидер адымнар ясый алачак. СМС-хәбәрләрдә шулай ук пенсияне исәпләүдә кулланыла торган күрсәткечләр һәм тупланма пенсия турында мәгълүматлар да чагылыш табачак.

Шулай ук закон проектында инвалидлык буенча пенсияне гариза яздырмыйча, бер инстанциядән икенчесенә йөртмичә генә билгеләү тәртибе күздә тотыла.


Фикер өстәү