Россиянең байлары бөлә башлаган

Март башыннан бирле илнең иң бай биш бизнесмены барлыгы 15,3 миллиард доллар акчасын югалткан.

Forbes басмасы мәгълүматларына караганда, “Норникель” хуҗасы Владимир Потанинның мөлкәте 4,4 миллиард долларга кимегән: февраль ахырында аның байлыгы 26 миллиард доллар белән билгеләнсә, хәзер 21,6 миллиардка калган. Шул вакыттан бирле компания акцияләре 19 процентка арзанайган.
Вахит Алекперовның “Лукойл” акцияләре бәясе дә 26 процентка кимегән. Акция хакы арзанаю аркасында шушы чорда олигархның байлыгы 3,8 миллиард долларга кимеп, 19,4 миллиард калган. “Новатэк” газ компаниясе хуҗасы Леонид Михельсон да байтак кына югалтуга дучар булган: ай башыннан 3,3 миллиард долларын җуйган. Металлург Владимир Лисин исә яз башыннан 1,9 миллиард доллардан коры калган.

Олигархларның муллыгына зыян килү нефть бәясе арзанаюга бәйле. Соңгы мәгълүматларга караганда, май аенда җибәрелергә тиешле Brent маркалы нефть бәясе Лондондагы биржада 12,7 процентка кимеп, 1 баррель нефть хакы 29,52 долларга калган. Соңгы тапкыр мондый бәя 2016 елның гыйнварында булган.


Фикер өстәү