Фәрит Мөхәммәтшин – медиарейтингта икенче

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш искә алына торган төбәк парламентлары башлыклары рейтингында өченчедән икенче урынга күтәрелгән.

Журналистлар республика парламенты башлыгын 11,7 мең тапкыр искә алган. Гыйнвар ае белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк бу. “Медиалогия” компаниясе экспертларының февраль ае өчен төзегән медиарейтингы шуны күрсәтә. Петербургның Законнар чыгару җыены рәисе Вячеслав Макаров рейтингта беренче урынга чыккан.


Фикер өстәү