Татарстанда Covid-19 аркасында 20дән артык кеше катнашында чаралар уздыру тыелды

Татарстанда Covid-19 коронавирусы аркасында 20дән артык кеше катнашында чаралар үткәрүне тыйдылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Хөкүмәте карары төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

«Татарстан Республикасы территориясендә катнашучылар саны 20 һәм аннан да күбрәк булган спорт, тамаша һәм ачык чаралар үткәрү рөхсәт ителми», — диелә карарда.

Әгәр мондый чараларны гамәлдән чыгарырга яки күчерергә ярамый икән, аларны, санитар-эпидемияләргә каршы режимны үтәп, тамашачылардан башка үткәрәчәкләр.

ТР Министрлар кабинеты шулай ук күңел ачу чараларын төнлә — 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үткәрмәүне сорый.

Моннан тыш, эш бирүчеләрдән хезмәткәрләрнең чит ил командировкаларын гамәлдән чыгаруларын сорый, ә бу мөмкин булмаса, кире әйләнеп кайтканнан соң аларны ике атна дәвамында эшкә кертмәскә кирәк була. Хезмәткәрләрне дистанцион эш формасына күчерү, даими рәвештә эш урыннарын дезинфекцияләү һәм кулларны антисептик белән эшкәртү өчен шартлар булдыру тәкъдим ителде.


Фикер өстәү