Һәр иснең – үз чире

Кайчак кеше тәненнән ниндидер ят ис килә башларга мөмкин. Табиблар аларның һәркайсына игътибарлы булырга киңәш итә. Тәннән килгән ят ис ниндидер чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә алар.

Балык исе. Ашкайнату системасындагы хилафлыклар турында кисәтергә мөмкин. Кайчак ашказаны аксымга бай ризыкларны тиешенчә эшкәртеп бетерә алмый. Нәтиҗәдә кешенең сулышыннан, тир һәм бәвеленнән балык исе килергә мөмкин.

Көчле тир исе. Тик утырганда да тирлисезме? Кышкы салкында туңып кайткач та шабыр тиргә баткан буласызмы? Бу сорауларга уңай җавап бирсәгез, сезгә гипергидроз (чамадан тыш тирләү) диагнозы янавы ихтимал.

Ачы ис. Бавыр дөрес эшләмәгәндә күзәтелергә мөмкин. Бу чорда ашказаны эшләмәү, күңел болгану кебек билгеләр дә күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

Тузан исе. Яшь барган саен организмыбыз да акрынлап гомер көзенә керергә әзерләнә башлый. Тәннән килгән тузан исе – картаю билгесе, ди белгечләр.


Фикер өстәү