Евгений Петросян 5 миллион түләп әти булган

Юмор остасы Евгений Петросян һәм аның ярдәмчесе Татьяна Брухунованың гаиләсеишәйгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 2019 ел ахырында туй уздырган парның баласы туган.

«Алар бу шатлыкны иң якын кешеләренә генә сөйләделәр, баланың җенесен әлегә яшерәләр. Икесе дә бик бәхетле», — дип яза басмалар. Бала 13 мартта Дубай медицина үзәкләренең берсендә туган.

Starhit мәгълүматларына караганда, 74 яшьлек Петросян һәм 31 яшьлек Брухунова Бердәм Гарәп Әмирлегенә бала тудыру өчен махсус очкан. Басма раслаганча, Петросяннар гаиләсе суррогат ана хезмәтеннән файдаланган — бәясе биш миллион сумга якын.

Петросян өчен бу инде икенче бала, юмористның кызы Викторина бар. Ә Брухунова беренче тапкыр әни булган. ММЧ хәбәрләренә караганда, артист үзенең ярдәмчесенә 2019 елның декабрь башында өйләнгән. Ләкин пар рәсми рәвештә бу мәгълүматка ачыклык кертмәгән.

https://vatantat.ru/2020/03/surrogat-ana-kajdadyr-min-tapkan-malaj-%d2%afs%d3%99-l%d3%99kin-sagynam-k%d2%afr%d3%99sem-kil%d3%99-dip-%d3%99jt%d3%99-almyjm/


Фикер өстәү