Тир – чир билгесе: табиб кайсы очракларда аеруча сак булырга кирәклеген аңлатты

 Кеше елына якынча 1052 литр тир бүлеп чыгара. Галимнәр шулай ди. Шул рәвешле кешене гомер буе озата баручы күренеш бу. Беренче карашка гадәти хәл кебек тоелса да, тирләү чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә табиблар. Кайсы очракта кешенең чамадан тыш тирләве норма санала да кайчан чаң сугарга кирәк?

Шул сораулар белән Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Тир турында без нәрсәләр белеп торырга тиеш?

– Тир ярдәмендә организм әйләнә-тирәдә үзгәреп торган шартларга яраклаша. Шуңа күрә кешенең эссе көнне яки тынчу бүлмәдә тирләве – гадәти хәл. Стресс кичергәндә, артык ачы, тәмләткечләргә бай ризык ашагач та тир бүленеп чыгарга мөмкин. Хатын-кызларның климакс вакытында, яшүсмерләрнең үсеш чорында чамадан тыш тирләве – шулай ук табигый күренеш. Ник дигәндә, бу чорда гормоннар, эндокрин система җитди үзгәреш кичерә. Әгәр кеше тик торганда да тирли икән, шикләнергә җирлек бар. Бу очракта тирләү гадәти күренеш кенә түгел, чир буларак бәяләнә. Медицинада ул гипергидроз дип атала.

– Бу чир ни сәбәпле пәйда була соң?

– Йогышлы авыру кичергән, эндокрин система, неврологиягә бәйле авырулары булган кешеләр даими рәвештә тирләүчәнгә әйләнергә мөмкин. Бөер, бавыр, ашказаны асты бизе кебек эчке әгъзалары авырткан кеше дә сәбәпле-сәбәпсез тирләп тора ала. Кайбер көчле дарулар да организмга шулай тәэсир итәргә мөмкин.

– Тирләүне дәвалап буламы?

– Чамадан тыш тирләүне дару белән генә дәвалап бетереп булмый. Андый чакта, гадәттә, табиб витаминнар, седатив препаратлар, тынычландыручы дарулар яза. Артык каты тирләүдән интеккән кешегә составында салицилат, триклозан, цинк кебек дәвалаучы матдәләр булган дезодорантларга өстенлек бирергә кирәк. Заманча косметология мөмкинлекләреннән файдаланучылар да бар. Күпләр, тирләүдән котылу өчен, култык астына махсус укол (диспорт) ясата. Уколның файдасы ярты – бер елга җитә.

– Тирләмәс өчен, ничек тукланырга?

– Иң беренче чиратта, ачы, тозлы, баллы, кыздырылган, кайнар ризык ашаудан тыелып торсаң, яхшырак булачак. Салкын су эчү дә зыянга гына. Тирдән котылу өчен фастфуд, газлы эчемлекләрдән дә баш тартырга туры киләчәк. Ачы борыч, сарымсак, нерв системасын ярсытып, көчле тир бүленеп чыгуга китерә. Ит һәм балыкның да майсыз төрләрен генә ашау хәерле. Яшелчә, җиләк-җимеш тә читтә калмасын. Рациондагы продуктлар В, Е витаминнарына, кальцийга бай булырга тиеш. Ник дигәндә, тирләгәндә организм, нигездә, нәкъ менә шушы файдалы элементларны югалта. Карабодай, кишер, кузаклылар, кычыткан да тирләүне киметә.

– Тирнең исе дә үзгәрергә мөмкин бит әле…

– Организмыбыздагы токсиннар ашкайнату-эчәклек тракты, бәвел юлы аша да чыгарга мөмкин. Алар начар эшләсә, тыгылган булса, токсиннар тән тиресе аша тир рәвешендә бүленеп чыгачак. Кайбер даруларны эчкән вакытта тир исе кисәк үзгәрергә мөмкин. Кайчак организмда кайбер ферментлар бүленеп чыкмый. Ниндидер бер продукт организмга эләккәч, шушы ферментлар ярдәмендә эшкәртелә алмый һәм ул үзеннән-үзе токсинга әверелә. Тән тиресе аша тир ярдәмендә бүленеп чыгып, шулай ук тир исен үзгәртә ала. Мисал өчен, сарымсак та тир исенә йогынты ясый.

Тирләүдән ничек котылырга?

– Чамадан тыш тирләүдән интеккән кеше, иң беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Эндокринологка мөрәҗәгать итү дә комачауламас. Кардиолог, невролог ярдәме дә таләп ителергә мөмкин.

– Гомуми кан анализы тапшырып карарга кирәк. Бәлки организмга инфекция эләккән, ялкынсыну башлангандыр?

– Чамадан тыш тирнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклагач кына дәвалауга керешергә мөмкин.

– Тирләп интеккәндә имән кайрысы, шалфейлы су белән коену да яхшы. Контраст душ керсәң дә файдалы.

– Чамадан тыш тирләп интектергән урынны содалы су белән сөртсәң дә, нәтиҗәсе озак көттермәс. Ул тудырган селтеле тирәлектә авыр тир исе китереп чыгарган гөмбәчек, бактерияләр үрчеми. Ромашка төнәтмәсе дә шундый ук нәтиҗә бирәчәк.

– Тирләмәс өчен, табигый тукымадан тегелгән киемнәр генә кияргә киңәш ителә. Шәхси гигиена кагыйдәләрен дә истән чыгарырга ярамый.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү