Татарстанда 36 яшьлек ир-ат, елан чагу сәбәпле, реанимациягә эләккән

Чаллыда бер ир-ат, елан чагу сәбәпле, хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ир-атны балалары белән йөргәндә елан чаккан икән. Аны “Ашыгыч ярдәм” машинасында шәһәрнең 5нче хастаханәсенә озатканнар. Башта реанимациягә салганнар.

“Хәзер сырхауның хәле – уртача. Аны реанимациядән терапия бүлегенә күчергәннәр инде”, – дип билгеләп үтелгән Сәламәтлек саклау идарәсеннән.
Еланнан зыян күргән ир-ат – медикларның даими күзәтүендә. Аңа кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә.


Фикер өстәү