Белгеч елан чагудан ничек котылырга мөмкин булуы турында сөйләде

Елан белән күзгә-күз очрашу куркынычы гаять зур булган урыннар бар.

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Илдар Хәйретдинов елан чагудан ничек котылырга мөмкин булуы турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, алар бигрәк тә «кушылу» чорында – апрель азагы-май башында бик нык активлаша. Җәй һәм көз көннәрендә еланнар үзләрен тынычрак тота.

Алар белән күзгә-күз очрашу куркынычы гаять зур булган урыннар бар. Болар – бакчалар, урман тирәсендәге йортларның ишегаллары, ерганаклар, сазлыклы урыннар. КФУ белгече, мөмкинлеккә карап, мондый урыннардан йөрмәскә киңәш иткән. Урманга барганда, тиешенчә киенергә, бик игътибар белән аяк астына карап йөрергә кирәк, дигән ул.

Татарстанда барлыгы 4 төр: бакыр елан, гадәти елан, дала кара еланы һәм гадәти кара елан яши. Бакыр елан – агулы түгел, бернинди дә куркыныч тудырмый. Гадәти елан да – агусыз. Ә менә кара елан – агулы. Ул бик авырттырып чага, әмма үлемгә китерү ихтималы юк дәрәҗәсендә. Кара еланны аркасындагы зигзаг рәвешендәге сызыкларыннан танырга була.


Фикер өстәү