Татарстанда электр энергиясеннән сүндерергә ярамый торган объектлар исемлеген расладылар

Татарстанда 2023-2024 еллар чорында электрдан сүндерергә ярамый торган объектлар исемлеге расланды. Бу икътисадый, экологик һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлеге боерыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кул куелды. Документны аның сайтында бастырдылар.

Шулай итеп, исемлеккә дәүләт хакимияте һәм идарә органнары, ТР хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм төрле ведомстволар биналары керде. Моннан тыш, исемлектә Идел буе округының Арбитраж суды, республикада суд департаменты идарәсе бар.

Алга таба медицина учреждениеләре, башкарма комитет биналары, элемтә оешмалары, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм канализация, метро, хәрби частьләр объектлары һәм башкалар бара. Барлыгы әлеге исемлектә 900 дән артык оешма объектлары кергән.


Фикер өстәү