Казанда «Төнге велофест»та 4,5 мең кеше катнашкан

Шимбә көнне, 1 июльдә, Казанда ел саен уздырыла торган «Төнге велофест» узды. Чабышта 4,5 мең кеше катнашты, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Оренбургтан, Төмәннән һәм Татарстанның күрше шәһәрләреннән килгән кунаклар.

Быел 17 километрлы маршрут Җәйге Универсиадага 10 ел тулуга багышланды. Катнашучылар Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетыннан «Урам» экстрим-паркына кадәр уздылар.

Велофест дәвамында катнашучылар аудио-экскурсия, велосоҗәмгыять блогерларыннан һәм активистларыннан лекцияләр тыңладылар, дип сөйләделәр шәһәр туризмын үстерү комитетында.


Фикер өстәү