Чаллы тирәсендә кара еланнар «уяна»

Белгеч еланны очратканда нәрсә эшләргә икәнен аңлаткан.

Кара еланнар уянган. Аларны урманда, сулыклар тирәсендә һәм хәтта бакча ширкәтләрендә очратырга мөмкин.

“Кара еланнарның бик актив чагы хәзер. Кышкы ояларыннан кояшка – җылыга чыгалар. Еланнар юешрәк, җылырак урыннарда кышлый. Аулаграк җирләргә, таш, утын арасына 50, хәтта 100ләп елан җыелырга мөмкин. Әмма гадәттә аларның саны 10-15тән артмый. Язын, кояш карый башлагач, барысы да җылынырга өскә чыга. Җылы һава урнашкач, үз урыннарына кереп китә. Моннан тыш хәзер еланнарның күкәй сала торган чагы”, – дип сөйләгән “Челнинские известия” хәбәрчесенә Балалар экология-биология үзәге директоры Владимир Товма.

Белгеч әйтүенчә, кара еланга тимәскә, аны урап узарга кирәк.
“Таяк яки аяк белән тигәләп, котыртасыз. тынычлыгын бозасыз икән, сакланып, чагарга мөмкин ул. Кара елан үзе беркайчан да кешегә беренче булып һөҗүм итми, аннан ничек тә качып котылырга тырыша”, – дигән белгеч.

Елан, әйтик, очраклы гына өстенә китереп басканда яки аяк белән тиеп киткәндә чагарга мөмкин. Агуы кечкенә гәүдәле баланы яки аллергиядән интегүче кешене үтерерүгә сәләтле. Гадәти кешене үтерми-үтерүен, ләкин бик нык авырттыра. Елан чаккан очракта, һичшиксез, табибка күренергә кирәк.


Фикер өстәү