Урманнарда кара еланнар уянган

Татарстан урманнарында кара еланнар кышкы йокыдан уянган. Бу хакта Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, еланнар язын һәр ел саен төрле вакытта уяна. Бу хәл гадәттә төннәрен һава температурасы плюска алышынгач күзәтелә. “Көннәрнең салкынча торуы сәбәпле, алар хәлсез әле. Әмма сөйрәлүчеләр белән “элемтә”гә кермәвең хәерлерәк. Хәер, алар үзләре үк кешедән качарга тырыша”, – дип билгеләп үткән ул.

Белгеч киңәш иткәнчә, урманда бик игътибарлы булырга – йөргәндә, аяк астындагы үләнне таяк белән ачып карарга, еланны очратканда, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, тиз генә читкә тайпылырга кирәк. Дәүләт комитетында аңлатуларынча, кара елан үзенә яки баласына куркыныч янаганда – өстенә басканда, кулга алганда гына ташлана.


Фикер өстәү