Татарстанда еланнар уянган

Азнакай районында тәүге еланнарны күргәннәр. Мәнәвез авылы чишмәсе янында кояшка кызынырга чыккан алар. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. Бөтен җан ияләре, шул исәптән еланнар да яз җиткәнен сизә, диелгән Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында.

Әмма шунысын онытырга ярамый: кара елан йокыдан уянган мәлдә бик усал булырга, җае чыгуга кешегә ташланырга мөмкин. Җир әле тиешенчә җылынырга өлгермәгәнлектән, качып котыла алмавыннан курка ул. Агуы бигрәк тә язын бик зәһәр була. Шуңа күрә елан чаккан очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Хәер, хәзер әле алар бик хәрәкәтчән түгел. Май аена табарак “мыжгый” башлый алар. Еланның агулымы-түгелме икәнен читтән абайлап булмаганлыктан, гап-гади иминлек таләпләрен истән чыгармаска: ике арада кимендә ике метр ераклык сакларга, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк, дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү