Татарстанда соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсенең кайчан узачагы билгеле

Россия Мәгърифәт министрлыгы быел соңгы кыңгырауны 24-25 майда уздырырга тәкъдим итә. Ә инде чыгарылыш кичәләре Татарстанда 28-29 июньдә узарга мөмкин. Бу хакта “БИЗНЕС Online” республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Быел бездә 14,5 мең егет-кыз 11нче сыйныфны тәмамлый. Тагын 43,2 мең укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак.
Узган елда Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар 22-23 майда чыңлаган. Чыгарылыш кичәләре исә күпчелек мәктәпләрдә 23-24 июньдә үткән. Ә инде ике ел элек соңгы кыңгырау – 24 майда, чыгарылыш кичәләре – 29 июньдә булган.

Исегезгә төшерәбез: Казанда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе даими рәвештә шәһәр күләмендә үткәрелеп килә. 2021 елда, 171нче гимназиядә фаҗига булу сәбәпле, чаралар бары тик мәктәпләрдә генә уздырылды. Ә пандемия чорында – 2020 елда Татарстан башкаласы укучылары өчен соңгы кыңгырау онлайн-форматта чыңлады.


Фикер өстәү