Татарстанда соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең кайчан узачагы билгеле

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар 22 һәм 23 майда яңгыраячак, ә чыгарылыш кичәләре 23 июньнән соң узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода аныклап үтелгәнчә, Педагог һәм остаз елында чыгарылыш кичәләре онлайн-эфирдан (20 майда була) башланачак. Аңа Россиянең барлык мәктәпләре кушылырга мөмкин.
Моннан тыш Россия Мәгърифәт министрлыгы “Җиңүләр марафоны: рәхмәт укытучы!” киң колачлы акциясен уздыра. Аның барышында бер ай дәвамында укытучылар һәм ата-аналар мәктәп еллары турында, үзләренең укытучылары һәм остазлары турында министрлыкның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә постлар һәм видеороликлар урнаштыра алачак.


Фикер өстәү