Субсидия, пеш, кесәгә төш

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия алучылар саны күбәеп китмәгәе.  Россия Дәүләт Думасы депутатлары бу эшне мөмкин кадәр җиңеләйтергә тәкъдим иткән. Алар әйтүенчә, матди ярдәм алу өчен халыктан бер гариза да җитә. Субсидия кемгә тиеш?

Илдә яшәүчеләрне торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия алу өчен кат-кат кәгазь җыю эшеннән азат итмәкчеләр. Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты депутатлары әйтүенчә, мондый «кәгазь боткасы»ннан котылырга вакыт. Алар ил Хөкүмәтенә әзерләгән документтан аңлашылганча, ут һәм су өчен түләгәндә, дәүләттән матди ярдәмне бер документ нигезендә генә билгеләргә тәкъдим иткәннәр. Ягъни субсидия кирәклеге турында гариза язасың да, бетте китте. Ә калган мәгълүматны дәүләт оешмаларында эшләүчеләр үзләре табарга тиеш булачак.

– Торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә субсидия билгеләү халыкның артык вакытын алырга һәм сәламәтлеген какшатырга тиеш түгел, – дип белдергән комитет җитәкчесе Сергей Пахомов.

Бу хакта күптән сөйлиләр югыйсә. Тик, кем әйтмешли, көймә һаман да шул урында тора. Гаризаны өйдән чыкмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин булса да, социаль яклау бүлекчәләрендә чират. Яңа үзгәрешләр ил күләмендә бу мәсьәләгә чик куярга тиеш, дип белдергән депутатлар.

Депутатлар торак-коммуналь хезмәтләргә түләү субсидиясен билгеләү чиген хәзерге илкүләм 22 проценттан 15 процентка кадәр төшерергә дә тәкъдим иткән. Исегезгә төшерәбез: Россия Торак кодексы нигезендә, социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 22 процентыннан (ил төбәкләре әлеге күрсәткечне киметә ала, әмма моннан югары күтәрергә ярамый) артып киткән гаиләләр аз керемле булып санала һәм субсидиягә өмет итә ала. Рәсми мәгълүматларга караганда, илнең 58 төбәгендә әлеге күрсәткеч  – 22 процент, 24 төбәгендә – 15–21 процент, ә өчесендә исә 15 проценттан да кимрәк. Мәсәлән, Татарстанда ул – 21, ә Мәскәүдә – 10 процент.

Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт торакның мәйданына бәйле. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә.

Илдус Сафиуллин, икътисад белгече:

– Товар һәм хезмәтләргә бәяләр көннән-көн арта. Хезмәт хаклары исә ул дәрәҗәдә тиз үсми. Шуңа күрә бүген гаиләләрнең чыгымнары бермә-бер артты. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия билгеләү чиген 15 процентка кадәр төшерү илдә яшәүчеләрнең матди хәлен азмы-күпме җиңеләйтәчәк. Былтыр Татарстанда уртача хезмәт хакы якынча 17 процентка артса, республиканың кайбер районнарында торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнар гына да 20 процентка кадәр кыйммәтләнде.

 

Эльвира Вәлиева

Фото: smartik.ru


Фикер өстәү