Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәрен билгеләде

Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләргә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен онлайн түгел, бәлки гадәттәгечә – җанлы итеп  уздыру тәкъдимен җиткергән.

«Соңгы кыңгырау»ны мәктәп расписаниесенә карап үткәрергә тәкъдим итәбез. Гадәттә ул май ахырында: кайдадыр – 25ендә, кайдадыр алданрак уза», – дигән ведомство башлыгы Сергей Кравцов. Ә инде чыгарылыш кичәсен 25 июньдә уздыру тәкъдим ителә. Министр әйтүенчә, чыгарылыш кичәләрен шушы көнне үткәрү –  мәгариф системасы традициясе. Шуңа күрә бу бәйрәм, шулай ук «Соңгы кыңгырау» барлык мәктәпләрдә узачак.

Сүз уңаеннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 9 нчы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен 24 майда соңгы кыңгырау яңгыраячагын белдерде.  Ә инде чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән алданрак үткәрмәскә тәкъдим ителде.


Фикер өстәү