Ник бездә БДИ биремнәре катлаулы?

Татарстанның белем сыйфаты рейтингында алган урыны куандырырлык түгел. Ә ни өчен бездә БДИ биремнәрен, башка төбәкләргә караганда, катлаулырак итеп төзиләр? Төбәк министрлыгы формалаштыра торган бирем өлеше Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә җиңелрәк дип ишеттем. Сыйфат дәрәҗәсе түбән булу биремнәрнең катлаулыракларын сайлау белән бәйле түгелме икән?

Г. Сафина, Казан.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге:
– Бу дөрес түгел. Биремнәр федераль дәрәҗәдә формалаштырыла һәм раслана. Төбәк министрлыкларының берсе дә БДИ биремнәрен сайлауда катнашмый.


Фикер өстәү