Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләрен үткәрү көне билгеле булды

Россия Мәгърифәт министрлыгы  төбәкләргә  чыгарылыш кичәләрен онлайн рәвештә  27 июньдә уздырырга тәкъдим итә.  “Чыгарылыш кичәсе” дигән илкүләм чарага быел ел саен үткәрелә торган “Ал җилкәннәр”фестивале дә  кушылачак.

Кичәне элеккеге кебек бергәләп уздыру  әлеге датага кадәр  коронавируска бәйле чикләүләр бетерелгән төбәкләргә рөхсәт ителәчәк.  Аны бу очракта  Роспотребнадзор таләпләренә  туры китереп үткәрергә туры киләчәк. Кичәне БДИ тәмамлагач та уздырырга соң түгел. Соңгы сынау 8 августка  билгеләнгән.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова әйтүенчә, балалар бәйрәм тантанасыннан мәхрүм калмаячак. Чыгарылыш кичәләрен уздыруны мәктәпләр, әти-әниләр Россия мәгърифәт министрлыгы тәкъдименнән чыгып хәл итә. Аттестат, медальләр  тапшыру тантанасын уздырубүгенге вазгыятькә бәйле. Әйтик, вариантларның берсе – аны берешәр сыйныфны чакырып бирү.Укучылар  бер-берләре арасында билгеле ераклыкны сакларга тиеш булачак, әлбәттә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү