Соңгы чик. Россиядә үлем җәзасын кайтару турында сөйләшәләр

Мәскәү өлкәсендә булган фаҗига кабат Россиядә үлем җәзасын кире кайтару турында бәхәс уятты. Моны телгә алу бөтенләй үк нигезсез дә түгел кебек. Кыргыйлык саналса да, бу хакта сүз куертуга кыргый очраклар этәрә түгелме соң?

«Кайнар» сорау

Билгеле булганча, илдә үлем җәзасы бирү рөхсәт ителә, тик аны гамәлгә ашыруга мораторий (кичектерү хокукы) салынган. Үлем җәзасы билгеләнгән очракта да, нигездә, иректән гомерлеккә мәхрүм итү белән чикләнәләр. Гамәлдәге закон нигезендә, Россия Җинаятьләр кодексының биш маддәсе буенча (мәсәлән, геноцид, дәүләт яки җәмәгать эшлеклесенә һөҗүм һ.б.) кешене үлем җәзасына тартырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, соңгы тапкыр Россиядә үлем җәзасы 1996 елда гамәлгә ашырылды: 11 малайны көчләгән һәм үтергән өчен Сергей Головкинны аттылар.

Җәмгыятьне ике төркемгә бүлә торган әлеге мәсьәләгә Мәскәү өлкәсендә булган фаҗига – «Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң әйләнеп кайттылар. Гаепләнүчеләрне җәзаларга ярамый кичерергә. Өтерне кая куйсак, гаделрәк? Җинаятьчегә намус йөген сөйрәү, вөҗдан газабы үлемгә караганда кырысрак җәза булмасмы? Золым тагын да көчлерәк золым тудырмасмы?

Гадәттәгечә, үлем җәзасы дигәндә, Дәүләт Думасы депутатлары да активлаша. Кайсылары, коточкыч җинаять кылучыларга (әйтик, теракт, көчләү һ.б.) моннан да гаделрәк чара юк, дисә, кемнәрдер референдум оештырып, халык фикерен белешергә кирәк, ди. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин исә: «Конституциядә, җинаять законнарында берәү дә үлем җәзасын гамәлдән чыгармады. Мондый хөкем карарын чыгаруны кичектереп торучы Конституция суды карары бар. Шуңа күрә бернинди референдумнар да кирәкми, бу мәсьәләдә Конституция суды карары да җитә, – диде. – Әмма теләсә нинди карарны аек акыл белән кабул итәргә кирәк».

«Кайнар» сорауны сенатор Андрей Клишас та җавапсыз калдыра алмады. Аның фикеренчә, террорчыларны һәм педофилиядә гаепләнүчеләрне үлем җәзасына хөкем итү мөмкин түгел. Хәтта мораторий алынган очракта да.

– Конституция нигезендә үлем җәзасына присяжный утырышчылар катнашында узган суд эшеннән соң гына хөкем итәргә мөмкин. Ә гамәлдәге закон буенча террорчылык һәм педофилия маддәләренә кагылышлы эшләр алар катнашыннан башка гына уза, – дип аңлатты ул.

Кирәкме, юкмы?

Адвокат, Юристларның милли ассоциациясе (НАЮР) президенты Руслан Нәгыев менә нинди фикердә:

– Үлем җәзасын кире кайтару өчен, хокук саклау һәм суд системасының эш сыйфаты искиткеч дәрәҗәдә булырга тиеш. Тик әлегә мондый эш тел-теш тидергесез рәвештә алып барыла дип әйтеп булмый. Моның берничә сәбәбе бар. Мәсәлән, кешегә җинаять җәзасы биргәндә артыгын кыланган өчен, гаепсезгә яисә законсыз дәлилләр нигезендә җәза биргән өчен, тикшерүчеләр һәм судларның үзләрен җаваплылыкка тарту системасы тиешенчә эшләнеп җитмәгән. Россиядә хөкем ителүчене аклау йөзеннән чыгарылган карарлар хөкем карарларының нибары 1 проценттан кимрәген тәшкил итә. Мондый күрсәткечкә ия булганда үлем җәзасын кайтарырга ярамый. Гаепсезләр җәзаланырга мөмкин чөнки. Суд хатасы белән кешене ирегеннән мәхрүм итү – бер мәсьәлә. Ә инде гомерен өзү – бөтенләй икенче…

Россия Адвокатлар федераль палатасы советы әгъзасы Виктор Буробин фикеренчә дә, бу – хисләргә бирелеп хәл ителә торган мәсьәлә түгел.

– Мондый җитди тетрәнү кичергән шартларда җәмгыятьне мәсьәләне күпчелек уйлаганча хәл итәргә чакыру дөрес түгел. Бу сорауга җавап хокук фәнендә ята. Җинаятьчелек күренешен җәмгыять һәм дәүләт контрольдә генә тота ала. Җәмгыять шуны аңларга тиеш: үлем җәзасын кайтару гына куркынычсызлыкны тәэмин итмәячәк. Киресенчә булмагае. Үлем җәзасының булуы җинаятьчелекне туктатмый, – ди ул. – Үлем җәзасын торгызу, һичшиксез, башка төр җәзаларны кырысландыру һәм аны башка җинаять төрләренә куллану мөмкинлеген киңәйтәчәк.

 

САН

Сез үлем җәзасын кире кайтару яклымы?

Әйе! Бик кирәк ул! – 58 %

Юк! Бу – ахмаклык! – 10 %

Ни дип җавап бирергә дә белмим – 32 %

(«ВТ»ның «ВКонтакте»дагы сораштыру нәтиҗәләре)

 

* Amnesty International оешмасының статистикасына күз салсаң, 2022 елда дөнья буенча 883 үлем җәзасы гамәлгә ашырылган. Бу статистикага Кытай керми, чөнки алар моңа бәйле мәгълүмат белән уртаклашмый.

 

* БМОның 55 илендә (барлыгы – 193) үлем җәзасы закон нигезендә рөхсәт ителгән. Иң күп үлем җәзасы хөкеме чыгарыла торган илләр исемлегендә Вьетнам, Кытай, Әфганстан, Судан, Иран, Согуд Гарәбстаны бар.

 

«Аны хәзер атачаклармы?»

1989 елның 11 апрелендә Чаллы шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек Елена хәбәрсез югала. 45 нче комплекстагы өйдән чыга да кире кайтмый. Соңрак 17/01 йорт тирәсендә аның мәетен табалар. Кыз вәхшиләрчә көчләнгән!

Хокук сакчылары җинаятьтә шикле кешене тиз таба. Бу 34 яшьлек Михаил Васякин була.

…Михаил Еленаны ресторанга чакыра, күңелле кичәдән соң озата бара. Юллары ташландык урыннар аша үтә. Шушында ук Михаил кызга бәйләнә башлый, көчли һәм үтерә.

Әлеге коточкыч фаҗига халыкта зур ризасызлык тудыра. Гаепләнүчене күрсәтмә суд белән хөкем итүне һәм иң авыр җәза бирүне сорыйлар. Ачык суд эшендә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 4 меңгә җитә. Вәхшиләрчә үтерелгән кызның әтисе Горбачевка һәм СССР прокуратурасына хатлар юллый…

Җәмәгатьчелек теләген исәпкә алып, Югары Суд ачык суд процессы булачагын игълан итә. Аны Гренада паркында стадионда оештыралар. Суд дүрт көнгә сузыла…

Хөкем карарын Илгиз Гыйлаҗев чыгара. Бу көннәрне менә ничек искә ала ул: «Суд утырышында катнашучылар белән фикерләшү өчен, стадион уртасына «УАЗ»иклар куелган иде. Дүрт сәгать узгач, машинадан чыгып, карарны игълан иттек – гаепләнүчегә иң авыр җәза. Халык тынычланды, тарала башлады. Минем яныма бер әби килде дә: «Улым, ә аны хәзер үк атачаклармы?» – дип сорады» (ачык чыганаклардан алынды).

Хөкем карары 1990 елның 29 ноябрендә гамәлгә ашырыла.

 

Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан Югары Судының элеккеге рәисе:

– Чаллыда мин беренче тапкыр үлем җәзасына бәйле хөкем карары чыгардым. Ә барлыгы – дүрт мәртәбә… Мин, моның ни дәрәҗәдә кыен икәнен аңласам да, үлем җәзасы яклы. Җәза кылынган җинаятькә туры килергә тиеш. Бик куркыныч җинаятьләр бар, алар өчен, гафу итегез инде, җәзаның иң югары чарасы гына кала. Төрле җинаятьләр бар. Ә менә Чикатило кылган җинаятьләргә нинди мөнәсәбәттә булырга? 50–60ар мәет, үтерүләр, мыскыл итүләргә ничек карарга? Бу – гомерлеккә төрмәгә утыртуга тиңдәш җинаятьме? Мәрхәмәтсез маньяклар яисә балаларны үтерүчеләр очрагында аларны туры юлга бастыру, төзәтү турында түгел, ә үч алу турында гына сөйләргә мөмкин инде. Шул ук вакытта, мондый карар чыгарырга мөмкинлек бар икән, аннан файдаланырга кирәк.

 

(2019 елда Казан федераль университеты студентлары белән очрашуында әйткән сүзләре, интернеттагы ачык чыганаклардан алынды)

 

Политолог Сергей Марковның үлем җәзасын кайтаруга бәйле кайбер фикерләре (телеграм-каналыннан)

Каршы Каршы түгел
Тикшерүче һәм судьяларның ялгышуы ихтимал. Ялгыш үлемгә хөкем ителгәннәр шактый. Җәмгыятьтәгеләрнең күпчелеге үлем җәзасын кире кайтару яклы. Ә хакимият халык ихтыярын үтәргә тиеш.
Гомерлеккә хөкем итү – үлем җәзасына караганда күпкә дөресрәк җәза. Үлем җәзасы кыргый җинаятьләргә карата кулланылырга тиеш. Бу золым кылучылардан зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына карата гадел булачак.
Үтерүче яисә террорчы, гадәттә, акыл һәм әхлакый яктан сәламәт кеше түгел. Шуңа күрә алар үзләре дә – корбан. Еш кына авыр җинаятьләр өчен утырып чыккан кешеләрне иреккә чыгаралар. Андый кешенең иректә йөрүе бер дә гадел түгел.
Статистикага күз салсаң, үлем җәзасы гына көч куллануга бәйле җинаятьләр санын киметми. Үлем җәзасына кешелек иң соңгы чиккә җиткәч мөрәҗәгать итә. Ягъни җинаятьләр саны, үтерү очраклары артканда һәм шуларны туктату нияте белән.
Цивилизациянең үсеш күрсәткече –көч куллануны киметү, шул исәптән «үлем җәзасы» дигән төшенчәне юк итү дә. Үлем җәзасы янавын белгән потенциаль җинаятьче кырын эшеннән тыелып калырга мөмкин.
Ил алга киткән саен, анда үлем җәзасы куллану ихтималы азрак.
Диннәр дә: «Үтермә!» – ди.
Үлем җәзасы үтерүләр санын арттырырга мөмкин. Шул исәптән гаиләдә көч куллануны да.
Белемле һәм мәдәниятле кешеләр үлем җәзасына каршы. Һәм киресенчә.

 

 

 


Фикер өстәү