Газ шартлаган йортта зыян күрүчеләр турында соңгы мәгълүматлар билгеле булды

Бүген иртәнге җидедәге мәгълүматлар буенча, Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән. 

2004 елгы бер бала Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимция һәм интенсив терапия бүлегенә авыр хәлдә ята.

2010 елда туган баланы Чаллы Кама балалар медицина үзәгенә күчергәннәр.

1951 елда туган бер ир Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимция һәм интенсив терапия бүлегенә авыр хәлдә ята.

1999 елда туган кыз Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә үлгән.

1973 елгы бер хатын-кыз үзе Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән, ул дәвалау-диагностика чараларын үткәргәннән соң, амбулатор дәвалауга җибәрелгән.


Фикер өстәү