Чаллыда газ шартлаудан соң һәр фатирны тикшерәчәкләр

Чаллы мэры Наил Мәһдиев күпкатлы йортта көнкүреш газы шартлаганнан соң һәр фатирны тикшерергә кушкан.

Газ шартлаган йортны торгызу өчен берничә ай таләп ителә. Җимерелү куркынычы янамаган фатирларда инде яши башлаганнар. Шартлау булган подъездда кешеләрнең барлык мөлкәтен чыгару эшләре алып барыла. Бу йортта зыян күрүчеләрнең күбесе әлегә кунакханәдә яши.

Сүз уңаеннан, Республика клиник хастаханәсендә әлеге йортта газ шартлауда гаепле ир-ат үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 70 яшьлек Владимир Рочевның тәне 80 процент пешкән булган. Табиблар атна буе аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән. Исегезгә төшерәбез: 25 октябрьдә Чаллыдагы күпкатлы йортта газ шартлап, аның дүртенче һәм бишенче катлары җимерелде. Шартлау китереп чыгарган фатир хуҗасының хәмер белән мавыгуы, шул сәбәпле наркологта исәптә торуы ачыкланды.


Фикер өстәү